news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Матбугат чаралары чит илләргә авиарейслар 15 июльдән яңадан ачылу ихтималын хәбәр итә

Росавиация беренче этапта 15 ил белән авиаэлемтәне яңадан ачарга ниятли.

Матбугат чаралары чит илләргә авиарейслар 15 июльдән яңадан ачылу ихтималын хәбәр итә
Владимир Васильев

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Росавиация Роспотребнадзорга 15 июльдән Россиядән кайбер илләргә халыкара авиарейсларны яңадан ачу турында тәкъдимнәр җибәрергә ниятли. Бу хакта ТАСС агентлыгы бер авиакомпаниядәге чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

Агентлык чыганагы белдерүенчә, кичә Росавициядә узган киңәшмәдә Россиянең кайбер шәһәрләреннән 15 илгә авиаэлемтәне яңадан ачарга тәкъдим итү турында карар чыгарганнар.

«Росавиация авиаэлемтә яңадан ачылачак илләр исемлеген Роспотребнадзор белән бергәләп билгеләр дип көтелә», — диде агентлык чыганагы һәм бизнес-авиация өчен авиарейсларны «барлык илләргә дә диярлек» ачу күздә тотыла дип өстәде.

Коронавирус пандемиясе аркасында Россия март ахырында башка илләр белән авиаэлемтәне тулысынча туктатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100