news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан ишегалларында ябык велопарковкалар урнаштырырга планлаштыралар

Велопарковкалардагы урыннарны исәпләү күп фатирлы йортларның катларына бәйле булачак.

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда күпфатирлы йортлар ишегалларында ябык велопарковкалар урнаштырылачак. Бу хакта блоггерлар белән яр буен һәм паркларны төзекләндерү темасы буенча узган очрашуда Казан мэры Илсур Метшин сөйләде.

«Без - Россиядә беренче һәм һәр йортта һәм ишегалдында бер подъездга биш урын исәбеннән велопарковканы мәҗбүри шарт итеп куйган әлегә бердәнбер шәһәр», - диде шәһәр башлыгы.

Моннан тыш, велопарковкалардагы урыннарны исәпләү күп фатирлы йортларның катларына бәйле булачак.

«Казан шәһәре Думасы яңа карарыннан соң барлык торак фонд велопарклар белән булачак», — диде мэр. Ул яңа торак комплекслар территориясендә паркинглар - мәҗбүри, ә калган ишегалларында халык соравы буенча барлыкка киләчәк, дип аңлатты.

Объектлар ачкычка ябылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100