news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Болакны Кабан яры белән тоташтырачак тоннель ясарга планлаштыралар

Тоннельне Камал театрының фонтан мәйданы астында салырга ниятлиләр.

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда Камал театрының фонтан мәйданы астында Болакны Кабан күле яры белән тоташтыра торган тоннель барлыкка киләчәк. Бу хакта блоггерлар белән очрашуда Казан мэры Илсур Метшин җиткерде.

«Без, Татарстан урамын кисеп үтмичә, бу тоннельдән өстә Уң як һәм Сул як Болакка үтү юлы ясарга планлаштырабыз», - диде Метшин.

Бу зонада реверсив хәрәкәт оештырырга планлаштыралар. Шул ук вакытта Уң Болак урамыннан Марсель Сәлимҗанов урамы ягына транспорт хәрәкәте оештырылачак, ә Сул Болак урамы автомобиль хәрәкәте өчен актив булмаячак.

«Югары, Урта һәм Түбән Кабан полосасы Сул Болак буенча Кремль яры һәм аннан Казансу яры белән тоташачак», — дип өстәде мэр.

Хәзер әлеге маршрут проекты эшләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100