news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илфат Абдрахмановны соңгы юлга озаттылар

Легендар диктор Яшел Үзәндә җирләнәчәк.

Илфат Абдрахмановны соңгы юлга озаттылар
Владимир Васильев

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Илфат Абдрахманов туган ягында - Яшел Үзәндә җирләнәчәк. Бүген Казанда җәмәгатьчелек татар телевидениесенең легендар дикторын соңгы юлга озатты.

Илфат Абдрахмановны озатырга ул яшәгән Әмирхан урамындагы йорты ишегалдына кеше күп килгән иде. 

Җыйнак кына озату мәрасимен ТНВ генераль директоры Илшат Әминов алып барды. 


Галерея: Илфат Абдрахмановны соңгы юлга озату

Хушлашу сүзләрен Илфат Абдрахманов белән бергә эшләгән журналист Илфат Фәйзрахманов, легендар диктор Лия Заһидуллина, кинооператор һәм режиссер Юрий Гвоздь әйтте. 

Танылган диктор Илфат Абдрахманов 4 октябрьгә каршы төндә вафат булды. Аңа ноябрь аенда 59 яшь туласы иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100