news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танылган алып баручы Илфат Абдрахманов вафат

Мәрхүм белән хушлашу иртәгә була.

Танылган алып баручы Илфат Абдрахманов вафат
https://tnv.ru

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Танылган диктор Илфат Абдрахманов 4 октябрьгә каршы төндә вафат булды. Бу турыда ТНВ каналы хәбәр итте.

17 ноябрьдә Илфат Абдрахмановка 59 яшь тулган булыр иде. «Аны Татарстан телевидениесенең символы дип тә атыйлар! Илфат Абдрахмановны тамашачы телевизор экранында 1984 елда ук күрә. Ул яңа „Татарстан-Яңа гасыр“ спутник телеканалына эшләргә килүчеләрнең берсе. Күп еллар ТНВда хәбәрләр алып баручысы булып эшләде. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз», диелә ТНВ каналы хәбәрендә.

«Татар-информ» хәбәрчесенә апасы Фирая ханым сөйләгәнчә, Илфат Абдрахмановны авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр һәм ул шунда вафат булган.

Мәрхүмне соңгы юлга озату иртәгә 9.00 сәгатьтә Әмирхан урамындагы 17 йортның 2 подъезды янында була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100