«Казан» аэропортына төшәргә мәҗбүр булган рейс пассажирлары башка борт белән очты

5.07 сәгатьтә пассажирлар Мәскәүгә башка самолет белән очты, диелә аэропорт матбугат хезмәте хәбәрендә.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Екатеринбургтан Мәскәүгә баручы «Россия» авиакомпаниясенең Sukhoi Superjet самолеты пассажирлары башка борт белән билгеләнгән шәһәргә юл тотты.

«5.07 сәгатьтә пассажирлар Мәскәүгә башка самолет белән очты» — дип сөйләде «Татар-информ»га «Казан» халыкара аэропорты матбугат секретаре Гадел Гатауллин.

Элегрәк агентлык хәбәр иткәнчә, бүген Екатеринбургтан Мәскәүгә очкан самолет «Казан» аэропортына төшәргә мәҗбүр булган. Бортта 26 пассажир һәм 4 экипаж әгъзасы булган.