Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Екатеринбургтан Мәскәүгә очкан самолет «Казан» аэропортына төшәргә мәҗбүр булган
Екатеринбург-Мәскәү рейсы пассажирлары башкалага башка рейс белән сәгать иртәнге биштә очып киттеләр, дип хәбәр ителә.
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Бүген 00.03 сәгатьтә «Казан» халыкара аэропортында Екатеринбург — Мәскәү рейсы белән барган самолет төшеп утырырга мәҗбүр булды», — дип сөйләде агентлыкка аэропортның матбугат секретаре Гадел Гатауллин.
Билгеле булганча, самолет «Россия» авиакомпаниясенеке.
Агентлык чыганагы хәбәр иткәнчә, гадәттән тыш хәлнең сәбәбе һава судносы системаларының берсендә басым төшү булган.
Соңрак билгеле булганча Екатеринбург-Мәскәү рейсы пассажирлары башкалага башка рейс белән сәгать иртәнге биштә очып киттеләр, дип хәбәр иттеләр ТАСС аэропортның матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз