news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия диңгезчеләре халык санын алуда вакытыннан алда катнаша

Киләсе Бөтенроссия халык санын алу ил тарихында уникенчесе булачак.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Бөтенроссия халык санын алу вакытында йөзүдә булачак диңгезчеләрне алдан ук исәпкә алачаклар. Бу хакта Бөтенроссия халык санын алу матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Йөзүдә булган Россия балык тоту һәм сәүдә суднолары морякларын исәпкә алу үзенчәлекле булачак. Статистика органнары порт администрацияләре белән берлектә, исәпкә алу кампаниясе чорында диңгезгә чыгарга җыена торган судноларның һәм экипажларның исемлекләрен алдан ук әзерләячәк», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Әйтик, ерак араларга йөзүче диңгезчеләр рейска җанисәп башланганчы чыга икән, аларны вакытыннан алда язачаклар, яки алар өчен исәпкә алу кәгазьләрен гаилә әгъзалары тутырачак.

«Моннан тыш, мәгълүмат алу өчен исәпкә алучылар экипажлар сайлау белән шөгыльләнә торган крюинг компания-агентлыкларына гаризалар җибәрә. Бу очракта Россия гражданины булган диңгезченең нинди ил флагы кадалган корабта булуы мөһим түгел», — дип өстәделәр халык санын алу офисында.

Шулай ук мондый хәлдә калган моряклар өчен цифрлы исәпкә алу кәгазен тутыру мөмкинлеге бар. Шуңа күрә алар да, аларның гаилә әгъзалары да интернет-исәпкә алуны мөстәкыйль рәвештә уза ала.

Бөтенроссия халык санын алу тарихта уникенчесе булачак. Чара 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр, ә ерак һәм кыен булган территорияләрдә 2020 елның 1 октябреннән 2021 елның 30 июненә кадәр узачак.

РФ Президенты Владимир Путин елга һәм диңгез флоты морякларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100