news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады

Россиядә елгачылар һәм диңгезчеләрнең профессиональ бәйрәме 1981 елдан бирле билгеләп үтелә.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта ТАСС тиешле телеграммага сылтама белән хәбәр итә.

«Сезнең бу традицияләргә ихлас ихтирам белән каравыгыз, куелган бурычларны нәтиҗәле хәл итәргә омтылуыгыз куандыра, аларның иң мөһиме — эчке су транспортын, Төньяк диңгез юлларын һәм башка маршрутларны үстерү», — диде Президент котлау телеграммасында.

Моннан тыш, ул морякларның һәм елгачыларның порт инфраструктурасын модернизацияләүгә, шулай ук заманча флот төзелешенә керткән өлешен искәртте.

Владимир Путин Россия тарихында су транспортының аның икътисадын һәм социаль өлкәсен үстерүдә, төбәкара һәм халыкара элемтәләрне ныгытуда мөһим урын тотуын билгеләп үтте.

Диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләре көне — илнең транспорт флоты диңгезчеләре һәм елгачылары, шулай ук бу тармакның башка белгечләре бәйрәме. Ул Россиядә 1981 елдан башлап июльнең беренче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне гамәлгә кую турындагы Указ 1980 елның 1 октябрендә СССР Югары Советы Президиумы тарафыннан имзаланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100