news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Үз телем» конкурсы оештыручылары татарча комикс ясый белүчеләрне эзли

Киләсе елда бәйге гранты акчасына татарча комикслар җыентыгы нәшер ителәчәк.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Үз телем» конкурсы оештыручылары комикс ясый белүчеләр өчен бәйге игълан итә. Комикслар Казан тарихындагы вакыйгалар, легенда, каһарманнарга багышланырга тиеш. Киләсе елда татарча комикслар җыентыгы конкурс гранты акчасына басылып чыгачак.

«Татарча комикслар туплау өчен, оештыручылар рәссамнар һәм башка сәнгать осталарына мөрәҗәгать итә. Комикс форматы — A5 форматындагы дүрт бит. Эш өчен түләнәчәк. Үзләрен сынап карарга теләүчеләр 11 октябрьгә кадәр шушы сылтама буенча гариза тутыра ала», — дип хәбәр итте бәйге оештыручылары.

Оештыручылар татарча комикслар өчен идеяләр тәкъдим итте: Печән базары ничек барлыкка килгән? Кирмән янында янында яңа цирк ничек төзелгән? Видеомагнитофонны уйлап табучы Александр Понятов — кем ул?

«12 октябрьдә 20 җиңүче игълан ителәчәк. Алар 15-17 октябрьдә белем бирү чараларына — экскурсиягә, Казан тарихы лекциясе һәм документаль кино төшерү жанрында эшләүче Россия комикс артистларының берсе белән онлайн-конференциягә чакырылачак», — диде алар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100