news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар телен өйрәтү проектын тәкъдим итүчеләргә бер миллион сум биреләчәк

Проект кешеләрне татар телен өйрәнүгә җәлеп итү максатыннан эшләнергә тиеш.

Казанда татар телен өйрәтү проектын тәкъдим итүчеләргә бер миллион сум биреләчәк
Солтан Исхаков

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан башкарма комитеты татар телен өйрәтү буенча проект төзегән яшьләргә «Үз телем» бәйгесен игълан итә.

«Үз телем» конкурсы мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәр яшьләр арасында үткәрелә. Проектка бер миллион сум акча бүлеп бирелде. Гаризаларны бишенче апрельдән кабул итә башладык. 1-17 майда проектны сайлап алу туры булачак», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында Казан башкарма комитетының аналитика бүлеге җитәкчесе Люция Закирова.

Аның сүзләренчә, проектларга акчалата премия эшләрнең эчтәлегеннән чыгып биреләчәк. «Кызыклы идеяләр көтеп калабыз. Проектны бер кеше дә башкарып чыга ала, берничә кеше дә катнаша ала», — диде ул.

Проектка гаризаларны шушы сылтамага кереп җибәрергә мөмкин.

Люция Закирова эшләрне Милли китапханә җитәкчесе урынбасары Тәбрис Яруллин, Парклар һәм скверлар дирекциясеның арт-директоры Дарья Куракова һ.б. жюри әгъзалары бәялиячәген әйтте.

«Проектның идея авторы — Казан шәһәре думасы депутаты Рөстәм Рамазанов. Балалар дөньяны үзләренчә күрә. Бәлки, алар тәкъдим иткән проектлар аша уртак тел табып булыр. Апрель — Тукай ае. Шуңа күрә без бу айны татар телле проектларга багышларга булдык», — диде Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100