news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар яшьләре: Jadidfest фестивале кешеләрне берләштерә һәм дуслаштыра

Фестивальдә катнашучылар фикердәшләр табуларын сөйләде.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Милли китапханәдә оештырылган Jadidfest фестивален яшьләр аралашу һәм дуслашу урыны булуын әйтте.

«Jadidfest турында бер концертта белеп алдым. Ул чакта фестиваль беренче генә тапкыр үткәрелде. Бер уйласаң, сулыклар темасы кызык тоелмый, әмма яшьләр һәм җәмәгатьчелек кызыксынып килде. Фестиваль кешеләрне берләштерә һәм дуслаштыра. Кешеләрнең уртак кызыксынулары барлыгы ачыклана. Фикердәшләрең табыла», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Милли китапханәнең event-менеджеры Энҗе Гыйззәтова.

Энҗе эмоциональ яктан да тәэсирләнгән. «Биредә яңа дуслар тапкан кешеләр алга таба бергәләп яңа идеяләр тудыра, бу эшне дәвам итә, уртак проектлар уйлап чыгара ала», — диде ул.

Татар блогеры, музыкант Булат Шәймиев Jadidfestны аралашу урыны дип саный. «Монда бөтен танышлар җыела. Фестивальдә лекцияләр, экскурсия, кино күрсәтү, җырлар кую чаралары алдынгы караш белән эшләнгән. Яшьләр өчен кызыклы дип уйлыйм. Биредә без белем дә алабыз әле — вакытны файдалы уздырабыз», — дип бәяләде ул.

Беренче тапкыр 2015нче елда оештырылган Jadidfest — иҗади экспериментлар мәйданы. Ул казанлыларны яшь һәм креатив дизайнерлар, рәссамнар, музыкантлар һәм башка шәһәр берләшмәләре белән таныштыра. Фестивальнең бөтен чаралары диярлек татар телендә уза.

Узган елларны Jadidfest Уен автоматлары музеенда, «Смена» заманча мәдәният үзәгендә үткәрелде. 2019 елда ул Яңа бистә юбилеена багышланды.

Фестивальне Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе яңа шәһәр татар мәдәнияте лабораториясе уздыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot