news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гыйнварда ТАССРның 100 еллыгына багышланган меңнән артык материал дөнья күргән

Республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев массакүләм мәгълүмат чараларына әлеге теманы актив яктыртып барырга кирәклеген әйтте.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 2020 елның беренче аенда республика һәм район массакүләм мәгълүмат чараларында ТАССРның 100 еллыгына багышланган меңнән артык материал чыккан. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган утырышта «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов хәбәр итте.

«Гыйнварның төп мәгълүмат сәбәпләре — республика районнарында беренче бала туу, республика районнарында юбилей елында теркәлгән беренче никахлар, „ТАССРның 100 еллыгы“ паркларында һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә эстафеталар, ТАССРның 100 еллыгына медальләр тапшыру, ТАССРның 100 еллыгына флаглар күтәрү, маркировкалы товар чыгару һ.б.» — дип сөйләде ул.

Татарстанда күп кенә массакүләм мәгълүмат чаралары үзенең мәгълүмат ресурсларында йөз еллык юбилейга багышланган махсус проектлар эшләтеп җибәргән. «Интертат» һәм «События» сайтларында «ТАССРның 100 еллыгы»на багышланан проект дәвам итә. Аның кысаларында Татарстанның дәүләт архивы белән берлектә тарихи фактлар һәм документларга нигезләнгән материаллар яктыртыла», — дип аерым билгеләп узды спикер.

Моннан тыш, Миргалимов республикада 100.tatarstan.ru сайты эшләвен дә искәртте. Анда республиканың күренекле эшлеклеләре өчен тавыш бирү башланды, «Үзеңнең якташың өчен тавыш бир!» дип атала. «Тавыш бирү бер ай дәвам итәчәк, тәмамлангач, башка темаларга тавыш бирү планлаштырыла — 100 елда Татарстан Республикасының төп вакыйгалары, ТАССРның төп символы, ТАССРның җиңүе һ.б.» — диде ул.

«Татарстанның заманча тарихының төрле чорларында мәдәният, көнкүреш һәм социаль күренешләр темасына мини-сораштыру үткәрү ниятләнелә, шулай ук яшьләр оешмаларын һәм укучыларны җәлеп итеп, «Республика тарихында үзеңне тап» республика квесты конкурсын эшләтеп җибәрергә әзерләнәбез», - дип сөйләде Илдар Миргалимов.

"Без 2020 ел нәтиҗәләре буенча "ТАССР оешуга 100 ел" темасына багышланган материаллар яктыртуга нәтиҗә ясаячакбыз. Сөйләп, язып, күрсәтеп барган кешеләрне игьтибарсыз калдырмабыз, бүләкләрбез. Шуңа күрә әлеге теманы активрак яктыртып барырга чакырам", - диде республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100