news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов 3 сентябрьгә багышланган кызыклы видеоны социаль челтәргә куйды

Машинада баручы өч егет «3 сентября» җырын татарчалатып башкара.

Рөстәм Миңнеханов 3 сентябрьгә багышланган кызыклы видеоны социаль челтәргә куйды

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмдагы сәхифәсенә кызыклы видео куйды. Ул Михаил Шуфутинскийның билгеле җыры — «3 сентября» хитына багышланган. 

Роликтагы видеода машинада өч ир-ат бара. Шул чакта радиода Михаил Шуфутинский «3 сентября» җырын җырлый башлый. Егетләр тиз генә кәләпүшләрен алып кия, берсе гармун уйнап җибәрә. 

«Календарьне әйләндерәм, 

И снова третье сентября,

Фотосурәтеңә карыйм, 

И снова третье сентября. 

Ну почему, ну почему, 

Аерылышытык синең белән.

Аралар бик әйбәт иде, 

До второго сентября», — дип җыр сузалар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов былтыр да бүген көнне шаяртудан башлаган иде – ул Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә Ирек мәйданы күренешен календарь бите белән урнаштырды.

Mail.ru Group үткәргән сораштыру нигезендә, 3 сентябрь, Михаил Шуфутинский башкаруындагы җырга инде ике дистәдән артык ел тулуга да карамастан, Россиядә иң популяр шаяртуларның берсе булып кала.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

😜

Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100