news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдә 3 сентябрь турында шаяртты

Mail.ru Group үткәргән сораштыру нигезендә, бүген россиялеләрнең яртысыннан артыгы (56 процент) «өченче сентябрь» хакында җырларга ниятли.

Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдә 3 сентябрь турында шаяртты
инстаграм

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген көнне шаяртудан башлады – ул Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә Ирек мәйданы күренешен календарь бите белән урнаштырды.

Mail.ru Group үткәргән сораштыру нигезендә, 3 сентябрь, Михаил Шуфутинский башкаруындагы җырга инде 25 ел тулуга да карамастан, Россиядә иң популяр шаяртуларның берсе булып кала.

Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, россиялеләрнең өчтән бере 3 сентябрьдә Михаил Шуфутинскийның календарь хакындагы шул исемдәге җырын башкару гадәткә кереп китүе хакында белми. Шул ук вакытта, җыр белән таныш булган кешеләрнең күпчелегенә (90 процент) аның белән бәйле шаяртулар ошый.

Респондентларның яртысыннан артыгы (56 процент) бу көнне үз сәләтен күрсәтергә һәм «миләш учаклары» хакында шаяртырга җыена.

«Третье сентября» җыры 1994 елда чыккан «Гуляй, душа» альбомына кертелгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot