420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Мөслим районында карантин турында татарча хәбәр итеп йөриләр. Авыл урамыннан бара торган машинадан ир-ат тавышы ишетелә. Ул халыкны иминлек сакларга өнди. Бу турыда Фейсбук социаль челтәрендә журналист Лилия Сөнгатуллина хәбәр итте.
Карантин турында хәбәр итеп йөри торган машинаны Лилия Сөнгатуллина видеога төшереп алган.
«Игътибар! Карантин йоктыру куркынычы арта. Кичектергесез сәбәпләр булмаса, өйдән чыкмый торыгыз. Чыгарга туры килгәндә, саклагыч маскалар һәм перчатка кию мөһим. Без һәрберебез инфекция йөртә ала. Бары тик өйдә утыру гына куркынычсызлыкны тәэмин итә. Карантинда өйдә утырыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», — дип сөйли ир-ат тавышы.