news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин эшләми торган көннәрне ай азагына кадәр озайту хакында белдерде

Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгатендә белдерде.

Путин эшләми торган көннәрне ай азагына кадәр озайту хакында белдерде
kremlin.ru

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Covid-19 таралу белән бәйле рәвештә, Россиядә эшләми торган атна 30 апрельгә кадәр озайтылачак. Бу хакта ил халкына мөрәҗәгатендә Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.

«Безгә яный торган куркыныч әле саклануын аңларга кирәк. Вирусологлар әйтүенчә, эпидемия пигы әле узмаган, шул исәптән, Россиядә дә. Моңа бәйле рәвештә, эшләми торган атнаны 30 апрельгә кадәр озайту турында карар кабул ителде. Хезмәт хакы сакланачак», — диде Путин.

25 мартта РФ Президенты, коронавирусның тиз таралу куркынычын булдырмый калу өчен, 28 марттан 5 апрельгә кадәр атнаны эшләми торган атна дип игълан иткән иде. Ял көннәре өчен хезмәт хакы түләнәчәк дип ышандырылды.

Президент эшләми торган атна вакытны җиңәргә, чирнең таралуын кисәтү чараларын башкарырга, сәламәтлек саклау ресурсларын үстерергә мөмкинлек биргәнен әйтте. Табибларга, шәфкать туташларына рәхмәтен белдерде. «Нәкъ менә алар хастаханәләрдә эпидемияне тоткарлап тора, авыруларны дәвалыйлар. Илнең барлык гражданнары медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләренә кушылыр дип ышанам», — диде.

Владимир Путин коронавирус буенча вазгыять төрле төбәкләрдә төрлечә булуын искәртте. Халыкның хакимият, табиблар күрсәтмәләрен үтәүгә игътибарлы булачагына ышанычын белдерде.


Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән. Россиядә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 771 яңа очрагы расланган. Шуларның 595е — Мәскәү шәһәренә, 43е — Мәскәү өлкәсенә, 22се — Санкт-Петербургка, 11е Ленинград өлкәсенә туры килә. 30 кеше үлгән, 235 кеше терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100