news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сәләт» фондында ике млн сумлык аферада гаепләүгә җавап бирделәр

Фонд вәкилләре тәэмин итүче оешманың мәйданчыкка тендерда күрсәтелгән түгел, ә башка палаткалар куйганлыкларын әйтте.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). «Сәләт» фонды 2021 елда оешма тарафыннан алынган палаткаларның документларда күрсәтелгән суммадан арзанрак булуында гаепләнә. Бу хәлне «Татар-информ» корреспондентына фондның матбугат хезмәтендә шәрехләделәр.

Оешма вәкилләре мәйданчыкка тендерда күрсәтелгән түгел, ә башка палаткалар куйганлыкларын әйттеләр. Шуңа күрә, палаткаларны тиз алыштыру мөмкинлеге булмау сәбәпле, башкалар файдаланылды, диделәр.

«Палаткаларның тиешле моделен китерү факты буенча „Сәләт“ фонды тарафыннан тәэмин итүчегә дәгъва җибәрелде, ул палаткаларны документация нигезендә яңа сезон башланганчы алмаштырачак», — дип ышандырдылар матбугат хезмәтендә.

Документлар нигезендә, форум мәйданчыгына «М-30» моделе палаткалары куелырга тиеш булган, ә факт буенча «Арсенал-30» моделе кулланылган.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә палаткалар белән афера турында ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе киңәшчесе Руслан Никонов хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100