news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Сәләт» фонды җитәкчеләренең 2 миллион сум акча үзләштерүе ачыкланган

Әлеге эштә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы хезмәткәрләре катнашы булуы ачыкланган.

«Сәләт» фонды җитәкчеләренең 2 миллион сум акча үзләштерүе ачыкланган
Татар-информ архивы

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстан «Сәләт» фонды җитәкчеләренең 2 миллион сум акча үзләштерүе ачыкланган. Әлеге эштә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы хезмәткәрләренең дә катнашы булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе киңәшчесе Руслан Никонов сөйләде.

«Без ТР Яшьләр эшләре министрлыгының «Сәләт» фонды белән мөнәсәбәтләрен өйрәндек. Фонд тулысынча дәүләт хисабына субсидияләнә. Биләрдә узган форумга палаткалар сатып алырга тиеш булганнар. Подрядчы палаткаларның 119 мең сум торуын күрсәткән. Тик чынлыкта, арзанрак, 85 мең сумлык палаткалар сатып алынган. Болар барысы да кабул ителгән һәм түләнгән», - дип сөйләде Никонов.

Зыян суммасы ике миллион сумнан артык тәшкил итә. Хәзерге вакытта тикшерүләр үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot