news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Владимир Путин коронавируска бәйле рәвештә яңа мөрәҗәгать белән чыгыш ясый

Телетрансляция Мәскәү вакыты белән 16.00 сәгатьтән соң булыр дип көтелә.

Бүген Владимир Путин коронавируска бәйле рәвештә яңа мөрәҗәгать белән чыгыш ясый
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Covid-19 таралу белән бәйле рәвештә, Россия Президенты Владимир Путин бүген ил халкына яңа мөрәҗәгать белән чыгыш ясый. Бу турыда Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Президентның эш графигына тагын бер мөрәҗәгать кертелде. Аны Президент көннең икенче яртысында яздырачак», — ди Песков.

Чыгышны якынча кичке дүрттән башлап көтәргә була. Хәзер Президент мөрәҗәгать текстын әзерли, ди матбугат сәркатибе.

Владимир Путин коронавирус таралуга бәйле беренче мөрәҗәгате белән 25 мартта чыгыш ясады. Аның чыгышыннан соң күрсәтмәләр исемлеге төзелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot