news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин киләсе атнада бөтен Россиядә ял көннәре игълан итте

Тормышны тәэмин итү системасы — медицина оешмалары, даруханә, кибет һ.б. эшен дәвам итәчәк.

Владимир Путин киләсе атнада бөтен Россиядә ял көннәре игълан итте
president.tatarstan.ru

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Киләсе атна Россиядә ял дип игълан ителде. 28 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк ял көннәре өчен хезмәт хакы түләнәчәк. Чара коронавирусның тиз таралу куркынычын булдырмый калу өчен кабул ителде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин бүген ил халкына мөрәҗәгатендә хәбәр итте.

«Тормышны тәэмин итүнең барлык структуралары, медицина оешмалары, даруханә, кибет, банк һәм финанс хисапларын башкара торган оешмалар, транспорт, шулай ук барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары эшләвен дәвам итәчәк. Озын яллар нәкъ менә авыруның таралу тизлеген киметү өчен каралган булуын кабатлап әйтәм», — диде ул.

Россиядә бер тәүлектә коронавирус йоктыруның 163 яңа очрагын теркәгәннәр. Россиядә ачыкланган Covid-19 йоктыру очракларының гомуми саны 658гә кадәр арткан, шуларның 29ы хастаханәдә дәваланып чыккан.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100