news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 25 меңнән артык инвалид кеше эш белән тәэмин ителгән

Республикада инвалидларның эшкә урнашу дәрәҗәсе 30,3 процент тәшкил итә.

Татарстанда 25 меңнән артык инвалид кеше эш белән тәэмин ителгән
Солтан Исхаков

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда хезмәткә яраклы яшькә җиткән 25 меңнән артык физик мөмкинлекләре чикләнгән кеше эш белән тәэмин ителгән. Бу турыда «Татар-информ»да «Халыкара инвалидлар ункөнлеге»нә багышланган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Республикада эшкә яраклы яшькә җиткән 25 мең 824 инвалид эш белән тәэмин ителде. Татарстанда эшкә урнашу дәрәҗәсе 30,3 процент, Россиядә әлеге күрсәткеч 26,5 процент тәшкил итә. Аерма зур түгел кебек, әмма сүз меңләгән кеше турында бара», — дип сөйләде Эльмира Зарипова.

Аның сүзләренчә, агымдагы елның ун ае эчендә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтләре органнарына 3 меңнән артык инвалид мөрәҗәгать иткән, шуларның 1,3 меңе эшкә урнашкан. 

Алданрак республикада 921 объектның инвалидларга яраклаштырып эшләнгәнен хәбәр иткән идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100