news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 921 объект инвалидларга яраклаштырып эшләнгән

Объектларда хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге дә булдырылган.

Татарстанда 921 объект инвалидларга яраклаштырып эшләнгән
Солтан Исхаков

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Уңайлы мохит» программасы нигезендә Татарстанда 10 ел эчендә 921 объект инвалидларга яраклаштырып эшләнгән. Бу хакта бүген «Татар-информ»да «Халыкара инвалидлар ункөнлеге»нә багышланган матбугат очрашуында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Инвалидларга яраклаштырырга тиешле объектлар исемлегенә, беренче чиратта, алар еш йөри торган урыннар: хастаханәләр, белем бирү учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар керә», — диде министр.

Аның сүзләренчә, министрлык тарафыннан быел беренче тапкыр «Һәркем өчен уңайлы мохит» бәйгесе үткәрелгән. Анда халыкны эш белән тәэмин итү органнары, тернәкләндерү оешмалары, халыкка комплекслы һәм стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре катнашкан. 27 оешма иң яхшысы дип табылган.

«Яраклаштыру — ул пандуслар урнаштыру гына түгел, ә төрле хезмәтләрдән, шул исәптән электрон хезмәтләрдән дә, файдалану мөмкинлеген булдыру», — дип өстәде Эльмира Зарипова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100