news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 10 инвалид кеше үз эшен башлап җибәргән

Мөмкинлекләре чикле кешеләр баш киемнәре тегә, йорт җиһазлары ясый, юридик консультацияләр бирә.

Татарстанда 10 инвалид кеше үз эшен башлап җибәргән
Солтан Исхаков

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Агымдагы елда республикада 10 инвалид шәхси эшмәкәр булып теркәлгән. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Быел 10 мөмкинлеге чикләнгән кеше үз эшен башлап җибәрде. Алар арасында юридик консультацияләр бирүчеләр, баш киемнәре тегүчеләр, савыт-саба сатучылар, йорт җиһазлары, табигый тиредән эшләнмәләр ясаучылар да бар», — дип сөйләде министр.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанда 25 меңнән артык инвалид кеше эш белән тәэмин ителгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100