news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Халык контроле»нә территорияләрне ямьләндерү буенча мөрәҗәгатьләр күп булган

Түбән Камада Шинниклар проспекты, Лениногорскида Фрунзе урамы,  Зәйдә Нефтьчеләр проспекты тротуары быел «Халык контроле» ярдәме белән ремонтланган.

«Халык контроле»нә территорияләрне ямьләндерү буенча мөрәҗәгатьләр күп булган
"Татар-информ" архивы

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанлылар 11 ай эчендә «Халык контроле»нә территорияне ямьләндерү буенча 24 мең гариза юллаган. Әлеге категория халыкны иң күп борчыганы булган. Бу турыда Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.

«Татарстанлылар арасында «Халык контроле»ндә иң кирәкле категорияләр булып территорияләрне ямьләндерү, муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау, уңайлы мохит булдыру тора. 11 ай эчендә территорияне ямьләндерү буенча 24 мең гариза кабул ителде. Бер ел эчендә гаризалар саны 10 процентка артты. Муниципаль юлларны ремонтлау буенча 9 меңгә якын мөрәҗәгать хәл ителде», — диде Сәрия Сабурская.

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил күп кешене борчыган һәм, ниһаять, быел хәл ителгән мисаллар китерде. Шуларның берсе — Түбән Камада Шинниклар проспекты. «Быел юлны менә дигән итеп ремонтлауга ирештек. Хәзер ул шәһәр халкын канәгатьләндерә», — диде ул. Шулай ук Лениногорскида Фрунзе урамы ремонтланган һәм Зәйдә Нефтьчеләр проспектында тротуар төзекләндерелгән.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100