news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәрия Сабурская: «Халык контроле» системасына килгән мөрәҗәгатьләр саны арта бара

«Халык контроле»нә быел кергән мөрәҗәгатьләрнең 55 меңгә якыны, ягъни 76 проценты, уңай хәл ителгән.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская «Халык контроле» системасына килгән мөрәҗәгатьләрнең саны ел саен артуын әйтте. Бу турыда ул Хөкүмәт йортында узган брифингта белдерде.

«Халык контроле»нә килгән мөрәҗәгатьләр саны ел саен арта бара. Агымдагы елның 11 аенда 72 меңнән артык гариза килде. Узган елда тулаем 77 мең гариза иде. Системага кергән заявкаларның уңай хәл ителгәнен кешеләр күрә, һәм кабат яңаларын җибәрә», — диде Сәрия Сабурская.

«Халык контроле» системасына быел кергән мөрәҗәгатьләрнең 55 меңгә якыны, ягъни 76 проценты, уңай хәл ителгән, 11 меңе буенча эш башкару планга кертелгән, 3,6 меңе нигезле рәвештә кире борылган һәм 2 меңнән артыгы карау стадиясендә.

«Мәсьәләләрне оператив һәм сыйфатлы хәл итү өчен ведомствоара комиссия төзелде. Халык күрсәткән проблемаларның чишелешен бәяләү өчен 400дән артык тикшерү үткәрелде. Тиешенчә хәл ителмәгән 3 меңнән артык мөрәҗәгать башкаручыларга кире кайтарылды. Тикшерү чаралары мөрәҗәгатьләрне карау срокларын бозуны киметүгә һәм уңай хәл ителгән мөрәҗәгатьләрнең санын арттыруга тәэсир итә», — диде Сәрия Сабурская.

Спикер сүзләренчә, муниципаль хакимиятне «Халык контроле» системасына килгән мөрәҗәгатьләрне уңай хәл итү буенча да бәялиләр. Уңай хәл ителгән мәсьәләләрнең өлеше 55 проценттан артык булырга тиеш. Бүгенге көндә Татарстанның бер районы да минималь күрсәткечтән түбән төшкәне юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100