news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында пропуск көненә ике тапкыр гына бирелә

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин онлайн рөхсәтне рәсмиләштерү юлын аңлатты.

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында пропуск көненә ике тапкыр гына бирелә
pixabay.com

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында Татарстан кешеләренә пропуск көненә ике тапкыр гына биреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин онлайн форматта узган матбугат очрашуында хәбәр итте.

  • Искәртеп үтик, Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү шартларында урамда йөрү өчен СМС-пропуск кертелде. Система 1 апрель төнендә эшли башлады. Пропускны активлаштыру өчен 2590 номерына бушлай СМС-хәбәр җибәрергә кирәк.

«Онлайн хезмәттә смс-хәбәр җибәргәндә изоляцияләү урыны языла. Тугыз сәбәпнең берсен сайлап алырга кирәк булачак. Әлеге хезмәттән Татарстан яшәүчеләре көненә ике тапкыр гына куллана алачак. Үз-үзеңне изоляцияләү режимында күбрәк өйдә утырырга киңәш ителә», — дип искәртте министр.

Айрат Хәйруллин хәзерге вакытта әлеге хезмәттә ун меңнән артык кеше теркәлгәнлеген әйтте. «Кайбер очракларда җавап хатлары соңарып килә, без әлеге проблеманы хәл итәбез. Мондый тоткарлыклар булмас дип ышанам. Текстны язганда хата җибәрсәгез, Сезгә „дөрес түгел язгансыз“ дигән җавап хаты киләчәк», — дип аңлатты ул.

Ниндидер авырлыклар, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса, кайнар элемтә телефон номерына шалтыратырга мөмкин: 8-800-250-90-33. Смс-хәбәр җибәрү һәрвакыт бушлай.

«Системада бер тапкыр теркәлү җитә, икенче көндә яңадан теркәлү хәбәрен җибәрү кирәкми. Башка көндә әлеге хезмәткә сез хатны "цель" (максат) күрсәтеп кенә җибәрергә тиеш буласыз. Барлык мәгълүмат http://rt-covid19.ru/ сайтында бар», — диде Айрат Хәйруллин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100