news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өйдән чыгуга рөхсәт алу өчен SMS-сервиска юлланган мәгълүмат катгый сакланачак

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин мәгълүматлар гражданинны тикшергәндә идентификацияләү өчен кирәк икәнлеген әйтте.

Өйдән чыгуга рөхсәт алу өчен SMS-сервиска юлланган мәгълүмат катгый сакланачак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында махсус SMS-сервиска җибәрелгән шәхси мәгълүматлар катгый сакланачак. Бу хакта онлайн-брифинг барышында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин белдерде.

«Кемдер сезнең паспорт номерыннан файдаланыр һәм кредит рәсмиләштерер дип борчылырга кирәкми. Мондый хәл берничә ел элек булырга мөмкин иде, ләкин хәзер мондый хәл булмаячак», — диде ул.

Аның сүзләренчә, паспорт мәгълүматлары һәм үз-үзен изоляцияләү урынының адресын гражданинны тикшергәндә идентификацияләү өчен күрсәтергә кирәк.

«Кеше урамга чыкканда паспорт белән чыга. Аңа җавап итеп килгән SMSта уникаль код күрсәтелә. Бу кешенең, мәсәлән, биш төрле номер һәм көненә биш тапкыр өйдән чыгуын булдырмас өчен кирәк», — дип өстәде Айрат Хәйруллин.

Министр шулай ук хәзерге вакытта өйдән бары тик бик кирәк очракларда гына чыгарга мөмкин булуын искәртте.

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү шартларында урамда йөрү өчен СМС-пропуск кертелде. Система 1 апрель төнендә эшли башлады. Пропускны активлаштыру өчен 2590 номерына бушлай СМС-хәбәр җибәрергә кирәк. Элегрәк Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлыларга хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус рөхсәтләр алу тәртибен гамәлгә кертә торган карарга кул куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100