news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пропусклар бирә торган SMS-сервис көненә 11 миллион хәбәр эшкәртәчәк

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәрләрнең гомуми саны тәүлегенә бер миллионга кадәр җитәргә мөмкинлеген әйтте.

Пропусклар бирә торган SMS-сервис көненә 11 миллион хәбәр эшкәртәчәк
pixabay.com

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү чорында хәрәкәт итүгә махсус рөхсәтләр рәсмиләштерү буенча эшләнгән СМС-сервис тәүлегенә унбер миллион хәбәр эшкәртер дип көтелә. Бу хакта онлайн-брифинг барышында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сөйләде.

Хәзер сервиста төрле сәбәпләр аркасында килеп чыккан техник проблемаларны хәл итү юлларын эзлиләр. Бүген кайбер кешеләр СМС-җавапларның акрын эшләвенә зарланды, системаның гомуми куәтен арттыру күздә тотыла. Тиздән әлеге хезмәт минутына сигез мең хат эшкәртә алачак. Хәбәрләрнең гомуми саны тәүлегенә бер миллионга кадәр җитәргә мөмкин.

Элегрәк Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлыларга хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус рөхсәтләр алу тәртибен гамәлгә кертә торган карарга кул куйды.


Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү шартларында урамда йөрү өчен СМС-пропуск кертелде. Система 1 апрель төнендә эшли башлады. Активлаштыру өчен 2590 номерына бушлай СМС-хәбәр җибәрергә кирәк. Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында пропуск көненә ике тапкыр гына биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100