news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сочида Татар ашлары бәйгесендә Татарстанда туган Нурфия Хәкимҗанова җиңгән

Сочида Татар ашлары бәйгесендә Татарстанда туган Нурфия Хәкимҗанова җиңгән
Фото: © "Татар-информ", Рифат Каюмов

Сочида быел Татар ашлары әзерләү бәйгесе оештырылган. Ит бәлеше пешереп, бәйгедә Нурфия Хәкимҗанова җиңү яулаган.

Нурфия ханым Сочига 37 ел элек Татарстаннан күченеп килгән. Ул хәзер лаеклы ялда. Аның хезмәт еллары энергетика өлкәсе белән бәйле. Озак еллар мастер, лаборант булып эшләгән. Бу турыда ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Нурфия Хәкимҗанованы Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бүләкләде. Ул «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында Конгресс татар милли ашлары, татар киемнәре, татар мәдәнияте буенча остаханәләр оештырганын әйтте. Сочидагы әлеге бәйге шушы эш нигезендә үткәрелгән.

Җиңүченең хезмәт җимешен кунаклар Татар милли-мәдәни автономиясенең еллык нәтиҗәләренә багышланган кичәдә татып карады.

Фото: © «Татар-информ», Рифат Каюмов

news_right_1
news_right_2
news_bot