news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Шакиров: Сочида татар яшьләре милли хәрәкәткә активрак тартыла башлады

Сочиның Татар милли-мәдәни автономиясе еллык нәтиҗәләр ясады.

Данис Шакиров: Сочида татар яшьләре милли хәрәкәткә активрак тартыла башлады
Фото: © «Татар-информ», Рифат Каюмов

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров быел Сочида татар яшьләре милли хәрәкәткә активрак тартыла башлаганын әйтте.

«Соңгы елларда Сочида милли хәрәкәтнең көчәеп киткәнен сиздек, яшьләр активрак тартыла башлады. Җирле татар эшмәкәрләре дә аның тирәсенә җыела. Эш нәтиҗәләре күренә. Хәзер биредә татарча КВН, төрледән-төрле бәйгет ярышлары, очрашулар үткәрелә, диктантлар языла», - диде Данис Шакиров «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Данис Шакиров 20-21 декабрьдә эш сәфәре белән Сочида булды. Ул биредә Татар милли-мәдәни автономиясенең еллык нәтиҗәләренә багышланган чараларда катнашты.

21 декабрьдә Сочи Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Алик Уразаив ел дәвамында милли-мәдәни автономия эшендә, бәйгеләрдә, спорт ярышларында актив катнашкан татарларны җыеп, бәйрәм оештырды. Данис Шакиров татар мохитен булдыруга зур өлеш керткән милләттәшләргә Конгрессның рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, активистларны Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән бәйрәм белән котлады.

Алик Уразаив Сочида 2010 елдан 2021 елга кадәр татарлар саны 2 мәртәбә артып, 12 меңгә җиткәнен әйтте. «Киләсе елда Сочида Көньяк федераль округ Сабан туе үткәрергә җыенабыз. Ул Россия составына Кырым кушылуның 10 еллыгына багышланачак. Безнең округта андый масштабта Сабантуй үткәрелгәне юк әле. Бәйрәмне оештырырга Татарстан ярдәм итәчәк», - диде Алик Уразаив.

Алик Уразаив

Фото: © Рифат Каюмов

Сочида урнашкан «Сириус» федераль территориясендә ясалма интеллект белән бәйле программалар җитештерә торган оешма җитәкчесе Радик Илалов «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә милли эшләргә акча кызганмавын яшермәде.

Радик Илалов

Фото: © Рифат Каюмов

«Акча - ул вакытлы әйбер. Мөмкинлек булганда, актив татарларны үз тирәбезгә туплап, милләт өчен файдалы эшләр башкарып каласы килә, чөнки 6 ел элек гаиләм белән Казаннан күченеп киткәч үз халкымның никадәр якын икәнен аңладым», - диде Радик Илалов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100