news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы ун елда Татарстанда һава торышының җылылык чоры кимегән

“2010 елдан башлап Татарстанда яз соңрак, ә көз иртәрәк килә башлады”, - ди галим Юрий Переведенцев.

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Уртача еллык температураның югарыга таба күтәрелүенә карамастан, соңгы ун елда Татарстанда җылылык чоры кимегән. Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Уртача еллык температураның югарыга таба күтәрелүенә карамастан, соңгы ун елда Татарстанда җылылык чоры кимеде. Республика метеостанцияләре биргән мәгълүматлар галимнәрне җитди уйланырга мәҗбүр итә”, - диде профессор.

Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда Идел буенда һәм Татарстанда уртача еллык температура күтәрелгән, һава торышы күпкә җылырак булган. “Шул ук вакытта, яңа мәгълүматларга караганда, республикада җәйге җылылык чоры кими”, - диде ул.

“2010 елдан башлап Татарстанда яз соңрак, ә көз иртәрәк килә башлады. Җылы чорның озынлыгы да кимеде. Әлеге мәгълүматлар Татарстанның барлык метеостанцияләре күрсәткечләре буенча алынган”, - диде Юрий Переведенцев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100