news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы биш елда Татарстанда 168 яңа төр наркотиклар ачыкланган

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, наркотикларга бәйле вәзгыять катлаулы, әмма тотрыклы.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, Ольга Голыжбина). Татарстанда наркотикларга бәйле вазгыять катлаулы, әмма тотрыклы кала. Яңа төр химик наркотиклар ачыклана, исәпкә куюлучылар саны арта, әмма наркотиклар базарында вазгыять тотрыклы кала. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат очрашуында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе, полиция подполковнигы Вадим Костюнин белдерде.

“Авыл җирлегендә контактсыз сату ысылу активлашты. Эчке эшләр министрлыгы интернет челтәрен даими күзәтеп, тикшереп тора, сайтларны яба. Әмма наркодилерлар ябылган сайт аша эшчәнлек итәргә ысул таба, мәсәлән, аноним керү системасын кулланалар, бу система сайт туктатылганнан соң да эшләргә мөмкинлек бирә”, – дип аңлатты ул.

Татарстанда яңа “химикатлар” ачыклануы дәвам итә: соңгы биш елда республикада 168 яңа төр синтетик психостимулятор ачыкланган.

Үсемлекләрдән ясалган наркотиклар таралашы да туктамый, алар наркобазарның 30 процентын ала, героин сатуы әзәйгән.

Бүгенгә наркология исәбендә республикада 18 мең 479 кеше тора. Сәламәтлек саклау органнары исәбендә наркотиклар кулланып агуланучылар саны 9 меңгә кадәр арткан.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре әйтүенчә, наркотик кулланучыларны ачыклау буенча ведомстволарның актив эшчәнлек алып барганга күрә бу статистиканы тулыландыручылар күбәя бара.

Быел Татарстанда тикшерү уздырылган 26 мең кешенең 2,6 меңе наркотик кулланганы ачыкланган. Алты ел дәвамында наркотиклардан үлүчеләр саны 3 тапкырга кимегән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100