news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар суык көннәрнең кайчанга кадәр дәвам итәчәге турында сөйләде

Киләсе ял көннәрендә генә бераз җылытачак.

Синоптиклар суык көннәрнең кайчанга кадәр дәвам итәчәге турында сөйләде
архив

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). Россиянең Европа өлешендәге үзәк полосада хәзер башланып киткән суыклар бу атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина сөйләде, дип яза "Российская газета".

Июль азагы – август башы декадасы Россиядә җәйнең иң җылы вакыты булса да, быел эссе һава Көнбатыш Европада гына урнашты, дип белдерде синоптик.

Димәк, Россиянең Европа өлешендә, шул исәптән Татарстанны да кертеп, һава торышы көзге һава торышына якын. "Киләсе ял көннәрендә генә бераз җылытачак", – дип өстәде Паршина.

news_right_1
news_right_2
news_bot