ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда салкынча һәм яңгырлы һава торышы булачак

28 июль 2019, 15:55 , Фото: Рамиль Гали/архив

Татарстанда салкынча һәм яңгырлы һава торышы булачак Көндез 12-17 градус җылы булачак.

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Иртәгә, 29 июльдә, Татарстан территориясендә салкынча, җилле һәм яңгырлы һава торышы булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә  һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак.

Шулай ук һава шартлары бозылу турындагы хәбәрдә, төнлә һәм көндез урыны белән төньяк-көнбатыштан 15-19 метр тизлектәге (Казанда 15-17 м/с) көчле җил исәчәк диелә.

Төнлә һава температурасы 6 градус җылы, көндез 12-17 градус җылы булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10