news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Фирдүс Тямаев #айдадомой онлайн-концертлар марафонына кушыла

Әлеге чарада Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Диләрә Ваһапова, Лэйна, Артур Шәмгунов, Илназ Сафиуллин һәм башкалар чыгыш ясады инде. ⠀

Бүген Фирдүс Тямаев #айдадомой онлайн-концертлар марафонына кушыла
архив/Рамиль Гали

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Җырчы Фирдүс Тямаев, өйдә изоляциядә утырган барлык кешегә теләктәшлек күрсәтү максатыннан, #айдадомой онлайн-концертлар марафонына кушылды. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Онлайн-концерт бүген, 3 апрельдә, 19.00 сәгатьтә башлана. «Татарстан Республикасы» ютуб каналында 13.00 сәгатьтә Роман Курчуганов концерты була. Фирдүс Тямаев концертына туры сылтама шушы концерт тәмамланганнан соң ачылачак.

#айдадомой онлайн-концертлар сериясе кысаларында Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Диләрә Ваһапова, Лэйна, Артур Шәмгунов, Илназ Сафиуллин, «Ямьле» вокаль төркеме, Зәринә Вильданова, CheekLaWeek ансамбле, шулай ук StandUp Club Kazan, Yummy Music: Malsi Music, Ilgiz, K-Ru резидентлары чыгыш ясады инде.

Онлайн-концертлар махсус санитар-эпидемиология режимы дәвам иткән вакытта даими рәвештә трансляцияләнәчәк.

Салават Фәтхетдиновның онлайн-концертын дөнья буенча ярты миллион тамашачы карады.

Ришат Төхвәтуллин онлайн-концертына Салават Фәтхетдиновтан күбрәк тамашачы җыйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100