news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ришат Төхвәтуллин онлайн-концертына Салават Фәтхетдиновтан күбрәк тамашачы җыйды

Татарстан артистлары, коронавирус таралмасын өчен карантин шартларында яшәргә мәҗбүр кешеләргә, интернет аша концерт күрсәтә.

Ришат Төхвәтуллин онлайн-концертына Салават Фәтхетдиновтан күбрәк тамашачы җыйды
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Популяр җырчы Ришат Төхвәтуллин Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновны уздырды. #Айдадомой акциясенәдә катнашып, аның 26 мартта оештырган онлайн-концертын 650 меңнән артык кеше карады.

Ришат Төхвәтуллин интернет аша гитарачы һәм скрипкачы белән берлектә чыгыш ясады. Тамашачылар артистларны ике сәгатьтән артык җибәрмәде. Хәтта бу трансляцияне Канада, Австралия һәм дөньяның башка илләрендә дә карадылар.

Мәгълүм булганча, хәзерге вакытта артистлар концертлар уздыруны, гастрольләргә йөрүне туктатып торырга мәҗбүр. Әмма алар эшсез түгел: коронавирус таралмасын өчен карантин шартларында яшәргә мәҗбүр кешеләргә ярдәм итә - онлайн концертлар бирә. Интернет исә бу чыгышларны халыкара проектка әверелдерергә мөмкинлек тудыра.

Ришат Төхвәтуллин да кешеләргә өйдә утырырга киңәш итте. «Әйдәгез, табибларны авыр хәлгә калдырмыйк, чирләмик, инфекция йоктырмау һәм таратмау өчен бераз өйдә утырыйк», — диде ул.

Ә бүген кич белән туры эфирда «Мураками» төркеменең рок солисткасы Диләрә Ваһапова («Йолдызлар фабрикасы», «Халык артисты» һәм «Голос» телепроектларында катнашучы) концерт куячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100