news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шикәр чөгендере игү буенча алдынгы районнар билгеле

“Бүгенгә яңа уңыштан 22 мең тонна шикәр комы җитештерелде”, - диде авыл хуҗалыгы министры урынбасары.

Шикәр чөгендере игү буенча алдынгы районнар билгеле
Буа район газетасы, Солтан Исхаков

(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда шикәр чөгендере уңышы буенча лидер районнар билгеле. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Узган ел чөгендер өчен һава шартлары әйбәт килде, һәм Россия буенча шикәр базарында бәяләр кинәт түбәнәйде. Сату бәяләре түбән булгач, шикәр чөгендере җитештерә торган хуҗалыклар зыянга эшләде кебек. Шуңа күрә Россиянең авыл хуҗалыгы министры чөгендер игү мәйданнарын ким дигәндә 10 процентка киметергә дигән мөрәҗәгать белән чыкты. Без дә мәйданнарны киметтек, бүген барлыгы 64 мең гектарда шикәр чөгендере үсә. Бу узган елга караганда 10 мең гектарга кимрәк”, - диде авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов.

  • Узган ел республика аграрийлары 3 млн тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алган иде. 

Габдрахманов сүзләренчә, бүген гомуми мәйданның 15 мең гектарыннан шикәр чөгендере инде җыеп алынган.  

“Бер гектардан уртача 359 центнер уңыш чыга. Бу - начар күрсәткеч түгел. Аеруча да яхшы уңыш Зәй зонасында. Мөслим районында бер гектардан уртача уңыш – 420, Зәйдә – 411, Сарманда – 410 центнер”, - диде урынбасар.

Шул ук вакытта уңыш күләме аз булган районнар да бар.

“Идел аръягында һава шартлары начаррак булу сәбәпле, дым җитмәде. Буа, Кайбыч, Чүпрәле районнарында чөгендер уңышы берникадәр ким”, - диде Илдус Харисович.

  • Татарстанда шикәр чөгендере эшкәртүче өч завод бар. Болар – Буа, Зәй, Нурлат шикәр заводлары.

“Зәй шикәр заводы инде эшкә ике атна элек кереште. Соңгы ике көндә Буа заводы да чимал эшкәртә башлады. Бүгенге көнгә яңа уңыштан 22 мең тонна шикәр комы җитештерелде. Узган атнада старт бирелгән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә быелгы шикәр комы сатылды”, - диде Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100