Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шикәр чөгендере чәчүчеләр, шикәр заводлары быел зур керем ала алмаска мөмкин – министр
Марат Әхмәтов күпләп сату бәясе 12 сумга төшүен әйтте.
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быелгы һава шартлары шикәр чөгендере өчен кулай булса да, шикәр заводлары, чөгендер чәчүче хуҗалыклар әллә ни сөенә алмый. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.
“Климат шикәр чөгендере өчен бик яхшы булды. Әмма кызганыч, шикәр заводлары, чөгендер чәчүче хуҗалыклар әллә ни сөенә алмый, ни өчен дигәндә, быел базарда шикәр чөгендеренә һәм шикәргә бәяләр төште. Күпләп сату бәясе 1 кг өчен 38 сумнан 27 сумга кадәр кимеде. Бу сәбәпле, шикәр чөгендере игүче хуҗалыклар да, шикәр заводлары да, бүгенге бәяләр кыш дәвамында озак сакланса, әллә ни зур керем ала алмаячак. Бәлки, зыянга ук чыгармы – анысын әйтә алмыйм. Гәрчә без быел шикәр чөгендере мәйданнарын да арттырган идек, уңыш та әйбәт. 1 млн тоннага якын шикәр чөгендерен җыйнап та алган идек, тулай җыемы 3 млн тоннага якын булмасмы икән дигән өметтә торабыз. Барлык 3 шикәр заводы да эшли. Шикәр бәясе базарда 12 сумга төште, тик бу әле кибеттә төште дигән сүз түгел. Бәяне көйләү күпләп әзерләүчеләр, логистика үзәкләре, биржада утыручылардан торачак”, - дип белдерде Марат Әхмәтов.
Министр республиканың шикәр белән тәэминатта беркайчан проблема тоймаганын билгеләп узды. “3 млн тонна шикәр чөгендерен эшкәртсәк, бу якынча 350-360 мең тонна шикәр чыга дигән сүз. Бу безнең ихтыяҗдан ике тапкыр артык”, - ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз