Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шамил Садыйков: «Татмедиа junior» проектларына яңа авторлар эзлибез
«Татар телен яраткан, татар телендә эшлисе килгән журналистлар, операторлар, монтажерларны көтәбез», — диде «Татмедиа» җитәкчесе.
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Татмедиа junior»ның 15 проекты яңартылачагын, яңа авторлар кирәк булуын әйтте.
«Без бүгенге көндә анализ алып барабыз. Уңышлы дип табылган, күп карау җыйган проектларны саклап калырга дигән ният белән яшибез. Киләсе сезонда да 33 проект калачак, ләкин яртысын яңартасыбыз килә», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
Ул яңа 15 проект ачылачагын, яңа авторларны көтүләрен әйтте. «Татар телен яраткан, татар телендә эшлисе килгән журналистлар, операторлар, монтажерлар килсен иде. Без һәрвакытта да ачык. Безгә кушылырга һәм бергәләп бу проектларны тормышка ашырырга тәкъдим итәбез», — диде генераль директор.
Шамил Садыйков һәр мәгълүмат чарасының үзенең эшләү алымнары барлыгын әйтте. «ТВда эшләгән кеше матур итеп сөйли, видео белән эшли белергә, дикциясе булырга тиеш. Текст язучы кеше — икенче бер дөнья», — диде ул.
«ТВда эшли алган кеше, социаль челтәрләрдә эшли ала дигән сүз түгел. Монда алдалап булмый. Социаль челтәрләрдә видеоларның карау саны безнең эшебезнең уңышына бәя бирә. Ошамый икән, көчләп караттырып булмый. Кеше шушы үзенчәлекләрне белеп эшләргә тиеш. Телнең камиллеге, дөрес сөйләшә белү, эчтәлекне белү дә мөһим», — ди ул.
Шамил Садыйков эшлисе эшләрнең күп булуын әйтте. «Без елдан-ел яңа алымнарга өйрәнәбез. Шул ук вакытта социаль челтәрләр — үзгәреп тора торган өлкә. Ел саен ниндидер яңалык кертелә. Туктасак, артта калачакбыз. Ел саен бу безгә өстәмә тәҗрибә булачак. Бу татар теленең социаль челтәрләрдә яшәвенең беренче адымы гына», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз