news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: «Татар-информ» — башка мәгълүмат чаралары өчен үрнәк

Мәгълүмат агентлыгының аудиториясе көчле, сайтлары бик популяр, ди «Татмедиа» АҖ генераль директоры.

Шамил Садыйков: «Татар-информ» — башка мәгълүмат чаралары өчен үрнәк
Солтан Исхаков/архив

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын «Татмедиа»ның төп оешмаларының берсе дип атады.

«Татар-информ» — Совет заманында Россиядә беренчеләрдән булып оештырылган төбәк мәгълүмат агентлыгы. Ул — безнең локомотив, башка мәгълүмат чараларына үрнәк. Иң авыр, төп эш «Татар-информ»га төшә. Матбугат конференцияләре, интервьюлардан башлап, рәсми мәгълүматны җиткерүгә кадәр. Шуңа кушып, ул — яңа технологияләрне өйрәнү базасы да әле. «Татар-информ» — безнең төп оешмаларның берсе», — диде ул.

Аның сүзләренчә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының аудиториясе зур. «Ул бүгенге көндә заманча эшләп килә. Аның сайтлары бик популяр, аудиториясе көчле, коллектив та бик яхшы», — диде Шамил Садыйков «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оешуга 14 ел тулды

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100