news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: «Татмедиа» — Россия төбәкләрендәге иң зур медиакомпания

Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оешуга 14 ел тулды.

Шамил Садыйков: «Татмедиа» — Россия төбәкләрендәге иң зур медиакомпания
Владимир Васильев

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Татмедиа»ның Россия төбәкләрендә эшләүче иң зур медиакомпания булуын әйтте.

«Татарстан Россиядә беренчеләрдән булып шундый медиакомпания төзи. Ул вакытта район, шәһәрләрдә төрле юридик формадагы мәгълүмат чаралары күп була. Ул вакытта системалы рәвештә эш алып бару кирәклеге аңлашыла. Шушы дөрес эшнең җимешләрен әле хәзер генә тулысынча тоя башладык. Бүгенге көндә „Татмедиа“ — Россия төбәкләрендә эшли торган иң зур медиакомпания», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Ул «Татмедиа» да массакүләм мәгълүмат чараларының бер система булып эшләвенең әһәмиятен әйтте.

«Бер система төзеп эшләүнең файдалы икәнен күреп торабыз. Чөнки бүгенге көндә „Татмедиа“ финанс яктан тотрыклы. Ул — ел дәверендә яңа мәгълүмат чараларын ачучы, үсеп баручы медиакомпания. Газета, журналлар аерым-аерым яшәсәләр, бу нәтиҗәләргә килә алмаслар иде», — диде Шамил Садыйков.

Аның әйтүенчә, бөтен эш циклы бер оешма эчендә бара.

«Бүгенге көндә дәүләт тарафыннан эшләнгән уртак система бар. Безнең бөтен эш циклы бер оешма эчендә: контентны җитештерү, газета, журналлар әзерләү, аларны бастыру. Тарату системасын үзебез булдырдык: киосклар белән эшлибез, маркетплейслар, үзебезнең вендинг автоматларыбыз бар», — диде ул.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры сүзләренчә, журналистикадагы яңа алымнарны өйрәнеп бару мөһим.

«Хәзерге журналистика тик тормый. Бу яңалыкларны өйрәнергә кирәк. Шушы эшләр өчен тулы бер оешма булып эшләү журналистлар өчен уңайлы икәнен аңладык. Типография, телеканалларга яңа техникалар алынды, машиналар яңартылып тора. Иң мөһиме — бөтен филиалларга да матди ярдәм бар», — дип белдерде ул.

«Татмедиа» филиаллары интернет киңлекләрендә дә актив эшли.

«Радиолар челтәре бик көчле. „Күңел“, „Тәртип“, „Китап“ радиоларыбыз бар. „Татарстан 24“ телеканалы уңышлы эшли. Хәзер газета, журналлар да интернетта актив эшли. Ютуб, Тик-ток, Инстаграмда бик зур эшләр бара. Шул ук вакытта, газета, китаплар бастыру белән дә шөгыльләнәбез. Үзебезнең холдингта типография булу да мөһим», — диде Шамил Садыйков «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Туган көн уңаеннан бүген иртән журналистлар өчен «Татмедиа» бинасында бәйрәм оештырылган иде. Анда килүчеләр «Татмедиа» исеме язылган торттан авыз итә алды. Журналистлар өчен «MINGAZOV» беренче татар кавер төркеме чыгыш ясады.



Галерея: «Татмедиа» оешуга 14 ел тулу уңаеннан тантанадан фоторепортаж

Холдинг 2007 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән оештырыла. Бүгенге көндә «Татмедиа» АҖ составына 70 филиал керә. Бу — республика, шәһәр һәм район басма массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, телерадиокомпанияләр, «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы, шулай ук Идел буенда иң зур «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100