news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: «СалаваTik» проекты аша онытылган балалар җырларын яңартачакбыз

«Татмедиа» АҖ генераль директоры фикеренчә, татар җырларын җырлап үскән балалар туган телне һәм милли мәдәниятне онытмый.

Шамил Садыйков: «СалаваTik» проекты аша онытылган балалар җырларын яңартачакбыз
Солтан Исхаков

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «СалаваТik» җырлы-биюле проектында онытылган балалар җырларына яңа сулыш биреләчәк.

«Татар халкы мәдәни мираска бай. Балалар өчен иҗат ителгән җырларыбыз бар. Аларның күбесе онытылган. Максатыбыз — YouTube хостингында, TilTok, Инстаграмда онытылган балалар җырларын яңарту, балаларыбызны җырларга өйрәтү. Инглиз һәм рус телләрендә балалар җырлары күп, алар миллионлаган караулар җыя», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Аның сүзләренчә, милләтне тәрбияләү, татар телен пропагандалау, татар җырларын җырлау кечкенәдән башланырга тиеш. «Балалар татар җырларын җырлап үссәләр, туган телне, милләтне онытмый, милли-мәдәниятен яратып яшәячәк. Хәзерге заман баласы һәрдаим интернетта утыра, алар өчен махсус контент әзерләү — төп бурычыбыз», — диде ул.

Сәхнәгә куючы режиссер Гүзәл Шакирҗанова бу проектның моңа кадәр татар халкында булмаганлыгын әйтте. «Безнең җырларны балалар бакчасы тыңларлар дип өметләнәм. Барлыгы уналты җыр булачак. Бүгенге көндә „Әпипә“ һәм „Чума үрдәк, чума каз“ җырларын якынча унбер мең кеше карады», — диде ул.

Шамил Садыйков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка рәхмәтен белдерде. «Проект алга таба да дәвам итәр дип өметләнәм», — диде ул.


«СалаваTik» - иң популяр, үз тамашачысын тапкан җырлы-биюле проект. Күпләр кечкенәдән тынлап, жырлап үскән татарча балалар жырларын бүгенге буынга аңлаешлы формада өйрәтү, таныту – проектның төп максаты.

Проект Татарстан Президенты каршындагы телләрне саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

Проектта барлыгы алты бала катнаша. «СалаваTik»та чыгыш ясаучы балалар – Татар дәүләт филармониясендә шөгыльләнүчеләр. Аларны танылган җырчы Гөлназ Гафурова әзерли.Бию хәрәкәтләрен катнашучылар «Казан» бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова ярдәме белән өйрәнә. Җырларны музыкант Руслан Әмиров эшкәртә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100