news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«СалаваTik» проекты «Ак барс» уенчылары өчен «Чума үрдәк, чума каз» көенә җыр яздыра

Татар һәм рус телләрендә яздырылган җыр хоккей уены вакытында яңгыратылачак.

«СалаваTik» проекты «Ак барс» уенчылары өчен «Чума үрдәк, чума каз» көенә җыр яздыра
Солтан Исхаков

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары эшләгән «СалаваТik» җырлы-биюле проекты «Ак барс» хоккей командасы өчен татар һәм рус телләрендә җыр чыгара.

«Ак барс» хоккей командасы өчен татар һәм рус телендә җыр әзерләдек. Ул «Чума үрдәк, чума каз» җыры көенә язылды. «Ак барс» хоккей командасы уеннары вакытында аны миллионлаган кеше тыңлый алачак. Хоккейчылар да балаларның җырын ишетеп, дәртләнеп уйнар», — диде «Татар-информ»да үткән матбугат очрашуында «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

Мөхәррир «СалаваTik» проектын зур мәктәп дип атады. «Балалар бездә бик күп төрле осталыкларга өйрәнә: алар бииләр дә, җырлыйлар да. Ике атна саен сишәмбе көнне бер җыр чыга. „СалаваTik“ проекты видеоларын YouTube хостингында, TilTok, Инстаграмда күрергә мөмкин», — дип сөйләде ул.

«СалаваTik» — иң популяр, үз тамашачысын тапкан җырлы-биюле проект. Күпләр кечкенәдән тынлап, жырлап үскән татарча балалар жырларын бүгенге буынга аңлаешлы формада өйрәтү, таныту — проектның төп максаты.

Проект Татарстан Президенты каршындагы телләрне саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

Проектта барлыгы алты бала катнаша. «СалаваTik»та чыгыш ясаучы балалар — Татар дәүләт филармониясендә шөгыльләнүчеләр. Аларны танылган җырчы Гөлназ Гафурова әзерли.Бию хәрәкәтләрен катнашучылар «Казан» бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова ярдәме белән өйрәнә. Җырларны музыкант Руслан Әмиров эшкәртә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100