news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрә Әлфия Булат кызына Фәнис Яруллин хөрмәтенә аның хатыны Нурсөя исемен кушкан

"Казан" милли-мәдәни үзәгендә Башкортстан шагыйрәләре шигырьләреннән һәм җырларыннан торган кичә бара.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Шагыйрәләр сүзе - җиһан сере" шигъри-музыкаль проекты белән Казанга килгән укытучы шагыйрә Әлфия Булат биредә Нурсөя Яруллина - Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның хатыны белән таныша алуына шатланып бетә алмый. "Яшь чагымда тормыш авыр чакта кулыма Фәнис Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала" китабы эләкте. "Менә ничек көчле рухлы булырга кирәк" дип уйладым мин һәм авыр чакларымда һәрвакыт Фәнис абыйны күз алдына китерә идем", - дип сөйләде Әлфия Булат "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Әлфия Булат тумышы белән Башкортстанның Миякә районыннан, хәзер Башкортстанның Бишбүләк районындагы Кыңгыр-Мәнәвез авылында яши. Мәктәптә татар теле укыта. Гомере буе шигырьләр яза. Аның шигырьләренә язылган җырларны җирле җырчылар башкара. "Әнкәй, көт мине" шигыренә язылган җыр - танылган җырчы Фән Вәлиәхмәтов репертуарында.

Әлфия Булат үзенең Нурсөя исемле кыз үстерүен, кызына исемне Нурсөя апа Яруллина хөрмәтенә кушкан булуын әйтте. Нурсиягә инде 23 яшь, ул Бишбүләк районында укытучы булып эшли. "Улым туса, Фәнис кушармын дип көткән идек, кечкенәсе дә кыз булды", - ди Әлфия Булат. Ул үзенең Фәнис Яруллинга "Өмет" газетасы редакциясе аша хат юллаганын, шул хатның Фәнис Яруллин юбилеенда укылганын искә алды. "Миндә Фәнис абыйның үз кулы белән язылган хат саклана", -ди горурланып Әлфия Булат.

Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя Яруллина "Татар-информ" хәбәрчесенә алар хөрмәтенә балаларына Фәнис һәм Нурсия исемен кушучылар шактый булуын билгеләп үтте.  

"Казан" милли-мәдәни үзәгендә Башкортстан шагыйрәләре шигырьләреннән һәм җырларыннан торган кичә бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100