news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шаһитлар Казанда йортка кран ауганын видеога төшергән

Әлеге хәл Совет районының Альберт Камалиев урамында килеп чыккан.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Социаль челтәрләрдә Казан шәһәренең Совет районында күпкатлы йортка кран аву видеосы барлыкка килде.

“Татар-информ” кичә көчле җил аркасында Альберт Камалиев урамындагы 18 катлы йортка кран ауганлыгын хәбәр иткән иде. Кран хәзерге вакытта өчтән беренә кешеләр күченгән йортка ауган. Конструкция бинаның алтыдан уналтынчы катына кадәр тышкы ягына һәм дүрт балконга зыян салган.

Казан Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше хезмәткәре фатирларны йөреп чыккан, зыян күрүчеләр юк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100