ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда кран ауган йортта яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр

27 июнь 2018, 07:54 , Фото: Максим Мальков, Полина Шевчук

Казанда кран ауган йортта яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр Кран ауган йортның икенче подъездында 13 кеше яшәгән.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Казан шәһәре Совет районы администрация хезмәткәрләре кран ауган йортта дүрт фатирдан кешеләрен эвакуацияләгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә көчле җил аркасында Альберт Камалеев урамындагы 18 катлы йортка кран ауган.

Фатирларны йөреп чыкканнан соң кран ауган икенче подъездда 13 кеше яшәгәне билгеле булган. Бер фатирда балкон тәрәзәләре ватылган. Башка фатирлар зыян күрмәгән. Әлеге фатирда яшәүчеләр вакытлыча туганнарына күченгән.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10