news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәрык белгече бүгенге журналистларның дини темаларга язарга куркуларын әйтте

«Журналист терминнарда буталудан, теманы дөрес күрсәтмәүдән курка», — диде Анна Беликова.

Шәрык белгече бүгенге журналистларның дини темаларга язарга куркуларын әйтте
Салават Камалетдинов

(Болгар, 19 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Мәскәү дәүләт университетының өлкән мөгаллиме, шәрык белгече Анна Беликова фикеренчә, бүгенге көндә журналистлар дингә кагылган темаларга язарга курка.

«Журналистка дини темалар бирелгәндә, ул куркып кала. Моны аңларга да була, чөнки диндә бик күп төшенчәләр бар. Журналист шушы төшенчәләрне дөрес кулланырга тиеш. Ә бу бик катлаулы. Журналист терминнарда буталудан, теманы дөрес яктыртмаудан курка», — диде ул Болгар ислам академиясендә «Ислам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары» дигән курслар кысаларындагы лекциядә.

Анна Беликова сүзләренчә, Европа илләрендә дин турында язу модадан чыгып бара.

«Европада дини темаларга язу модадан бөтенләй чыгып бара. Андагы мәгълүмат чараларында дин белгечләреннән баш тарталар, нәтиҗәдә журналистлар төрле төшенчәләрне дөрес кулланмый. Россиядә алай ук түгел», — диде шәрык белгече.

Элегрәк Анна Беликованың дин белән милләт төшенчәләрен бутамаска өндәвен язган идек.

news_right_1
news_right_2
news_bot