Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шәрык белгече дин белән милләт төшенчәләрен бутамаска өндәде
Анна Беликова журналистларны бу төшенчәләрне кулланганда профессиональ яктан белемле булырга чакырды.
(Болгар, 19 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Шәрык белгече, Мәскәү дәүләт университетының өлкән мөгаллиме Анна Беликова фикеренчә, дин белән милләт төшенчәләрен бутау профессиональ яктан дөрес түгел.
«Дини традиция һәм милләт традициләре бар. Аларны бутамасыннар иде. Кеше милләтен, ата-бабаларын, килеп чыгышын, шәҗәрәсен, бабабалары нинди дин тоткан — шул белешмә белән кызыксынырга тиеш. Әмма кешегә милләтең турында белмисең, дип бәйләнү дөрес булмас», — диде ул.
Анна Беликова үзеңнең килеп чыгышың белән горурланырга кирәк диде.
«Милләт белән динне бутау — белемсезлек. Журналист бу ике төшенчәне төгәл аера белергә тиеш. Мәсәлән, нәүрүзне мөселман бәйрәме дип язу зур хата булыр иде. Халыкка дөрес булмаган мәгълүмат таратырга ярамый», — диде ул журналистлар өчен «Ислам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары» дигән квалификацияне күтәрү курсларында.
Аның сүзләренчә, этник һәм дини факторларның чиген билгеләү авыр. «Катгый чикне аерып куеп булмый дип саныйм. Этник милли үзенчәлекләр бар, ул дини факторлар белән дә бәйле. Шуны истә тотарга кирәк», — дип аңлатты белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз