news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәриф Камал бәйгесе җиңүчесе тәрҗемә иткәндә кыенлык тудырган сүзләрне атады

Азат Якупов эквиваленты булмаган сүзләрне мәгънә ягыннан якын булган сүз һәм транслитерация алымы белән кулланып тәрҗемә иткән.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең «Тәрҗемә» номинациясендә лауреаты Азат Якупов «Курай моңы» әсәрендә «моң», «Аллаһым», «бәрәкәт» кебек сүзләрне рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә иткәндә мәгънәви яктан кыенлык туганын әйтте.

«Курай моңы»ның инглиз һәм рус теленә туры килгән сүзләрен әйтеп уза алмыйм. Төрле ысуллар белән тәрҗемә итәргә тырыштым, бик күп искәрмәләр һәм чагыштырулар кулланырга туры килде. «Курай моңы» сүзтезмәсен «Звуки курая» дип тәрҗемә итәсем килмәде. Мин аны «Мелодия курая» һәм «The kuray music» дип тәрҗемә итәргә булдым», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Азат сүзләренчә, аерым сүз һәм сүзтезмәләрне тәрҗемә итүдә дә шактый уйланырга туры килгән. «Мәсәлән, „Аллаһым“, „бәрәкәт“, кайбер исемнәрне мин латин хәрефләрен кулланып, транслитерация ярдәмендә бирдем. Инглиз телендә булган киң кулланылышлы гарәп исемнәрен инглиз теленең орфографиясен саклап тәкъдим иттем. Хәсән — Hasan, Фатыйма — Fatima исемнәре шундыйлардан», — дип аңлатты ул.

Төрек теленә тәрҗемә ителгән язмаларны тикшергән КФУның филология фәннәре кандидаты Эльмира Хәбибуллина охшаш терминнар, күренешләрне тәрҗемә иткән вакытта хата ясаучылар булганын әйтте. «Мәсәлән, Шәриф Камал әсәрдә агасын „дәдә“ дип атый. Төрек телендә бу сүз бабай дигәнне аңлата. Шулай да, тәрҗемәчеләр арасында осталар булуы безне бик шатландырды», — диде белгеч.

news_right_1
news_right_2
news_bot